Кызыл йолдызлар
Текст подсвечивается по ходу чтения. Нажмите на абзац во время прослушивания — чтение продолжится с него.
Озвучка этой главы ещё готовится — главы озвучиваются по очереди.
Бөтен кырларны тутырып, штыкларын кояшта ялтыратып, кызыллар киләләр. Аларның очлы башлы бүрекләрендә кызыл йолдызлар ялтырый. Аларның ат тояклары утлар чыгара. Алар Әйдүкнең атасын коткарырга киләләр. Әйдүкнең карт атасын аклар алып киткәнне беләләрдер алар...
Әйдүккә алар менә хәзер килерләр дә аның атасын аклар кулыннан коткарып алырлар төсле тоелды... Ләкин аның күз алдына атасының башыннан агып төшкән кан елгалары килеп төшү белән, ул, кинәт йокыдан уянган кебек, үксүеннән туктады да тиз генә Вәли бай йортына табан чапты...