Алып киттеләр
Текст подсвечивается по ходу чтения. Нажмите на абзац во время прослушивания — чтение продолжится с него.
Озвучка этой главы ещё готовится — главы озвучиваются по очереди.
Төн. Ае юк төннең.
Әйдүк, әллә кайда мич арасына кереп, бертуктаусыз җырлап утырган чикерткәгә эче пошып, аны эзләп маташты. Таба алмагач, бер-ике кычкырып карады, алай да булмагач, чикерткә кычкырган җиргә үзенең чабаталарын ыргытты. Чикерткә бераз туктап торса да, күп тә үтми, тагын җырлый башлады. Әйдүк инде эзләп маташмады. Идәнгә салам түшәген җәйде дә йокларга ятты. Әйдүк әле төш тә күреп өлгермәгән иде, кинәт уянып китте. Аның баш очында Озын Хөсәен белән атасы Җамали торалар иде. Ул, Әйдүкнең башыннан сыйпап, нәрсә булганны сораштыра башлады. Әйдүк йокы аралаш сүзен кайдан башларга белми торганда, урамда Караборын ачы-ачы өрә башлады, һәм тәрәзә алдында ике күләгә күренде. Озын Хөсәен балтырыннан нәрсәдер алды да әкрен генә тәрәзә янына килеп карый башлады. Ә бераздан бик каты ишек кагуы ишетелде.
— Ачыгыз!
Җавап бирүче булмады. Озын Хөсәен Җамалига, шыпырт кына: Әйдә, сул як тәрәзәдән, — диде һәм тәрәзә янына ашыгып кына килде дә, штыгын алга очлап, тәрәзәгә якынаеп килгән солдатка атып җибәрде. Үзе, тиз генә тәрәзә рамын ватып, урамга атылды. Җамали Әйдүкне кочаклап нәрсәдер эшләргә теләгән иде.
Ишек ачылып, ишектән кул фонаре тотып бер офицер, дүрт солдат килеп керделәр дә, офицер револьвер тоткасы белән Җамалиның башына сугып җибәрде. Җамалиның башыннан кан елгалары йөзенә агып төштеләр. Усал солдатлар аны тирги-тирги бәйли башладылар. Әйдүк, нишләргә белми, күзләрен зур итеп ачып карап торды-торды да, тиз генә атасына ташланып, аны кочаклап кычкырып елый башлады:
— Әти, сине кая илтәләр, нигә кулларыңны бәйләделәр? — диде.
Аякларын кочаклады.
Җамали:
— Елама, улым, безне кызыллар килеп коткарырлар, — диде.
Артык ирек бирмәделәр, усал солдатлар Әйдүкне алып идәнгә ыргыттылар да атасын алып киттеләр. Әйдүк җиргә капланып үкси калды...