Озын Хөсәен
Текст подсвечивается по ходу чтения. Нажмите на абзац во время прослушивания — чтение продолжится с него.
Озвучка этой главы ещё готовится — главы озвучиваются по очереди.
Төн.
Ае юк төннең йолдызлары болытларга күмелгән дә, саламга баткан йортлар караңгыда калганнар.
Әйдүк, Караборынны кочаклап, авып килә торган йортларының эргәләренә утырды. Башында чуалып йөргән уйлары берәм-берәм бутала башлады. Бүген аны кыйнаучы авыл старостасы, теге офицерлар аның күз алдына килеп басты. Аннан соң... ул уйларын икенче нәрсәгә борырга уйлады. Ничектер үзен кыйнатуы оят кебек тоелды. Үзе дә сизми йодрыкларын йомарлады.
Тик:
— Барыбер бернәрсә дә әйтмәдем, — дип юанды.
Атасы белән Озын Хөсәеннең бернәрсә дә әйтмәве өчен мактаулары күз алдына килде. Ул әкрен генә елмайды. Ә соңыннан аның күз алдында Озын Хөсәен йөри башлады.
Ул Озын Хөсәенне беренче мәртәбә урманда очраткан иде. Күптән инде бугай... Ул ничектер агачлар арасыннан чыкты да алар янына килеп утырды. Шул вакытта Караборын әз генә аның ботыннан эләктермәгән иде. Алар атасы белән әллә нәрсә сөйләштеләр. Икенче көнне ул тагын шулай килде. Бу килүендә авыл хәлләрен, авылдагы Әйдүкләр кебек ярлы кешеләрнең тормышларын, көнкүрешләрен сорашты бугай... Соңыннан... Әйдүкнең атасы белән алар нәрсәгәдер бик дуслашып киттеләр. Нәрсәдер Әйдүктән качып озак-озак сөйләшә башладылар. Әйдүкнең «Ходай тәкъдире, Алла кушканга без шулай» дип, бөтен кеше алдында бик юаш булып йөргән атасы үзгәрә башлады... Нигәдер уйчанланды, усаллана төште... Ара-тирә кемнәрнедер сүгә башлады. Соңыннан Әйдүк атасының Озын Хөсәен турында күрше Гыймадига сөйләп торганын ишетте:
— Гаҗәп кеше инде ул Хөсәен. Көне-төне урманда ач-ялангач йөрсә дә, үзенең эшен эшли. Безнең ишеләргә дус кеше инде ул Хөсәен. Син, Гыймади, аның сөйләгән сүзләрен ишетсәң иде, менә инде безнең кирәкләрне әйтә дә бирә.
— Җамали, ул үзе кем соң?
— ...Ул... Сиңа, Гыймади, ышанам инде... Без синең белән утыз ел күрше булып тордык. Алай-болай бернәрсә дә булмады, үзара сүз булсын, ул кызыллардан берәү икән... Кызыллар безнең авыллардан чигенгән чакларда, Озын Хөсәенне авылларда яшерен эшләргә калдырганнар. Ул, мондагы безнең ише ярлылардан Кызыл гвардия оештырып, акларның артына төшәргә тиешле икән. Безнең урманнарның берендә сугышка кирәкле төрле әйберләр дә күп калдырганнар, ди...
Икенче көнне күрше Гыймади да Озын Хөсәен белән дуслашты. Шулай итеп, авылда күп кенә егетләр берәм-берәм Озын Хөсәен белән дуслаша башладылар. Озын Хөсәен кичләрдә авылга да килеп киткәли башлады. Әйдүк белән дә бик дуслашып киттеләр. Ул старостадан үзенең үчен Озын Хөсәен белән икәүләп алырга мөмкин булачагын уйлады да:
— Шулай бит, Караборын! — дип, Караборынны кочаклады.
Караборын, үзенең ризалыгын белдереп һәм караңгыдан файдаланып, Әйдүкнең борынын ялап алды. Әйдүк аның борынына төкерде дә урыныннан торып кереп китте.