Эт баласы
Текст подсвечивается по ходу чтения. Нажмите на абзац во время прослушивания — чтение продолжится с него.
Озвучка этой главы ещё готовится — главы озвучиваются по очереди.
Авылга җитү белән, көтүне Вәли байның ишегалдына яптылар. Ә Әйдүкне өйгә өстерәп алып керделәр. Өйдә бишләп офицер, Вәли бай, староста, тагын кемнәрдер чәйләп утыралар иде. Әйдүк килеп керү белән, староста:
— Әйт, кемнәр сыерларын алып киттеләр, кайда алып киттеләр? — дип сорады.
Әйдүк әйтергә теләмәде, аңарга шулай кушканнар иде. Ул:
— Белмим, — диде.
Староста, аның ике колагына ябышып:
— Әйт, эт баласы! — диде.
Әйдүк җавап бирмәде. Аны, эт урынына кыйнап, урамга ташладылар. Ул өстерәлә-өстерәлә өенә кайтты. Караборын аны койрыгын селкеп шатланып каршы алса да, соңыннан хуҗасының газапланганын күреп, бер-ике шыңшып алды. Әйдүкнең күңелен табу өчен уң аягын күтәреп, Әйдүккә сузып карады. Алай да булмагач, Әйдүкнең кулларын ялый башлады.