Караборын ошатмады
Текст подсвечивается по ходу чтения. Нажмите на абзац во время прослушивания — чтение продолжится с него.
Озвучка этой главы ещё готовится — главы озвучиваются по очереди.
Урманда көтүне эзләп йөрүчеләр күбәйде. Теге егерме сыерны алып киткәч, Әйдүк тагын ялгыз калды. Аны атасының аякларын төзәткән чакта ыштырлары арасыннан ялтырап килеп чыккан револьвер гаҗәпләндерде. Ул Караборынга бу хакта:
— Ә беләсең, Караборын, минем әти комиссар булган, — дип мактанып куйды.
Ә Караборын аның сүзен аңламады. Ул, тагын да колак йоннарын үрә торгызып, өреп җибәрде. Бу юлы урманнан, карана-карана, Вәли бай улы Габдулла килеп чыкты. Ул, Әйдүк янына килеп туктавы белән, тәмәке төрә башлады. Караборын бу кунакны нигәдер ошатмады. Ул аның ботыннан кабып карарга уйласа да, соңыннан ул уеннан кайтты. «Моңа кемлекне күрсәтәсе иде дә, ярый инде» дип капмаска булды. Габдулла агачлар арасына кереп югалды. Ә бераздан, Вәли бай улы Габдулла белән ике атлы килеп, көтүне авылга алып барырга куштылар.