АУДИОБЮРО Telegram
Караборынның дусты · Һади Такташ

Келәттән тавышлар

Глава 10 из 18≈ 1 мин чтения

Әйдүк урам буйлап йөгереп барганда, аның артыннан кинәт берәү йөгереп килә кебек тоелды. Ул артына әйләнеп караган иде, аның күзенә Караборын чалынды. Караборын башын түбән иеп, гүя Әйдүкнең кайгысын белгән кебек, әкрен генә атлап килә иде.

Әйдүк Караборынны авылда үзенең бердәнбер дусы итеп хис итте. Шуның өчен дә аны ул кочаклап алды. Караборынның инде рухы күтәрелде. Ул, койрыгын югары күтәреп, Әйдүктән алда бара башлады. Әйдүк башта, атасын Вәли байның йортында кыйный торганнардыр дип уйлап, Вәли бай йортына таба китте. Ул, Вәли бай йорты алдында солдатлар күрү белән, якын барырга кыймады. Туктап тыңлый башлады. Вәли бай йортында тавыш, шау-шу ишетелмәгәч, нәрсә уйларга да белмәде. Ерак түгел бер йорт янында өч-дүрт хатынның мыштым гына сөйләшеп утыруларын ишетте. Әкрен генә алар янына үтеп, бер чатка сөялде дә тыңлый башлады. Сүз Әйдүкнең аталары турында бара иде. Ләкин ул аларның сүзеннән атасының кайда булуын озак аңлый алмады. Соңыннан бер хатын:

— Әй Ходаем, нишләтерләр икән үзләрен, бик каты кыйнаганнар, ахры, ыңгырашу тавышлары бирегә кадәр ишетелә, — диде.

Икенче берсе:

— Мин, тавышларын ишетеп, якынрак барып тыңларга уйлаган идем, келәт янына сакчы куйганнар икән. Бара башлагач, кем ул, атам, дип әйтте дә, буыннарым коелып китте. Тиз генә борылдым да өйгә кереп яшерендем, — дип авыр сулап куйды.

Әйдүк аталарының Вәли бай келәтендә икәнлекләрен аңлап алды. Ләкин нишләргә?

Ул нишләргә белмәде. Аның күз алдына Озын Хөсәен килеп басты. Ул, бәлки, качкандыр дип уйлады. Ләкин кайда хәзер ул?.. Әйдүкне дә, атасын да бердәнбер сөюче Озын Хөсәен кайда ул?.. Бәлки, урмандадыр?.. Ул тиз генә әйләнде дә урманга таба чапты.

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.