АУДИОБЮРО Telegram
Караборынның дусты · Һади Такташ

Таң шәүләләре арасында

Глава 11 из 18≈ 1 мин чтения

Таң атып килә. Авыл тынычсыз йоклый. Крәстияннәр, кояш чыгу белән, соңгы сыерларыннан аерыласыларын уйлыйлар да кире яклары белән әйләнеп яталар. Тагын, тагын шулай итәләр. Куркыныч төшләр белән саташалар.

Вәли бай йортындагы кысык ут шәүләсеннән башка авылда бер яктылык та күренми. Офицерлар күптән инде йоклыйлар. Тик аякларын чишенми яткан кайберәүләр генә төннең караңгылыгы эченнән түземсезлек белән нәрсәдер көтәләр. Кояш чыгарга якынлый. Шәүләләре, көнбагыш чәчәкләренең телләре кебек, күк читенә сузылалар.

Келәт янына куелган акларның сакчысы ары-бире авыл читенә карангалады да бүрәнәләр өстенә утырды.

Кинәт ерак та түгел мылтык аткан тавыш һаваны яңгыратып җибәрде. Тагын, тагын мылтык тавышлары ишетелде. Акларның полковнигы эчке күлмәкләреннән, шинеленең бер җиңен генә киеп келәт янына чабып килде дә сакчы солдатка ашыгып кына келәткә ут җибәрергә кушты.

Солдат, кесәсеннән шырпысын чыгарып, келәткә сөяп куйган киндер көлтәләренә ут төртте. Ут Вәли байның келәте янында буш керосин мичкәсенә күчте. Аннан югары үрмәли башлады.

Кызыл ут шәүләсе таң шәүләләренә кушылды...

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.