Янган гәүдәләр янында
Текст подсвечивается по ходу чтения. Нажмите на абзац во время прослушивания — чтение продолжится с него.
Озвучка этой главы ещё готовится — главы озвучиваются по очереди.
Көтелмәгән мылтык тавышларына уянган крәстияннәр нәрсә дияргә белмәделәр. Аларның күбесе кызыллар килеп басты дип уйлады. Бала-чагаларның уянганнары мич астына качып өлгерделәр. Крәстияннәр, мылтык тавышлары басылгач кына, ярык-йорыклардан урамга карый башладылар. Анда үз егетләренең мылтыклар тотып йөрүләрен күргәч кенә урамга чыктылар.
Кызыл отрядның башында Озын Хөсәен иде. Ул Вәли байның йорты алдында куллары, аяклары бәйләнгән Вәли байдагы теге дүрт офицердан һәм егермеләп солдаттан нәрсәдер сорашып маташты. Соңыннан бөтен халыкны ияртеп, янып, пыскып яткан келәт янына китте.
Келәт янында, кара җирне тырный-тырный, кечкенә Әйдүк үкси иде. Аның йөзе тузанга баткан, күлмәкләре өзгәләнгән.
Озын Хөсәен аны күтәреп алды да, шунда җыелган крәстияннәргә карап:
— Менә, кечкенә Әйдүкнең атасы, көтүче Җамали карт, хәзер инде янып көлгә әверелеп килә. Аны ни өчен шулай утка яктылар? Чөнки Җамали карт җирләре ярлы халык кулына күчкән бөтен байларга, зур корсакларга каршы көрәшүчеләрнең берсе иде... — дип, крәстияннәргә карап озак сөйләде. Соңыннан, солдатларга карап: — Менә бу солдатларның күбесе алданып, кайберләре аклар тарафыннан көчләнеп гаскәргә алынган үз туганнарыбыз. Телиләр икән, хәзер үк үзләре теләгән җиргә китә алалар. Китәргә теләмиләр икән, безгә кушылалар. Кулларын чишегез! — диде.
Солдатларның кулларын чиштеләр. Араларыннан берәү, алга чыгып:
— Мин сезнең сафыгызга, үз туганнарым ягына чыгам һәм соңгы тамчы каныма кадәр көрәшергә вәгъдә бирәм, — диде.
Башкалары да шулай ук әйттеләр. Озын Хөсәен, офицерларны күрсәтеп:
— Инде бу зур корсаклар, бу алтын погоннар, ут эчендә янып ята торган иптәшләребез өчен хисап бирергә тиешләр, аларны хәзер үк ут янына тезеп куегыз! — диде.
Вәли бай, тезләнеп, халыкка кулын сузды,
— Җәмәгать, яхшы кешеләр, минем ни гөнаһым бар, намазымны калдырмыйм, нигә мине һәлак итәсез! — дип ялына башлады.
Ләкин Озын Хөсәен тагын үзенең сүзен әйтте:
— Хәзер үк ут янына тезеп куегыз! — диде.
Егетләр аларны утка якын бер җиргә тезеп куйдылар. Озын Хөсәен:
— Кемнәр болардан үч алырга тели?—диюгә, унбишләп крәстиян егете чыгып аларга каршы тезелделәр.
Кояш инде күптән җир өстенә карап торадыр иде.