Кызыллар
Текст подсвечивается по ходу чтения. Нажмите на абзац во время прослушивания — чтение продолжится с него.
Озвучка этой главы ещё готовится — главы озвучиваются по очереди.
Кызылларның алдынгы күзәтчеләре бер татар малае белән зур гына кара борынлы этне тотып китерделәр. Бу Әйдүк белән Караборын иде. Штабта татарча белүче булмагач, аның белән сөйләшер өчен полктагы бер татар командирын эзләп таптылар.
Әйдүк авылларында булган вакыйганы командирга сөйләп бирүгә, Караборынның муенындагы муенсасын алды да муенса эченә тегелгән берничә кәгазь чыгарды. Моны Озын Хөсәен җибәргән иде. Язуларны полкның комиссары карап чыгу белән Әйдүкне килеп кочаклап алды. Әйдүк нигәдер түзә алмады. Әкрен генә елап җибәрде. Ул комиссарны да, тирә-ягын чорнап алган командирларны да үзенең иң якын кешеләре итеп хис итте. Ә кичкә таба Әйдүк китергән планнар буенча кызыл гаскәрләр акларга таба һөҗүм итә башладылар. Һәм акларны ике яктан кысрыклап фронтны төзеделәр...