АУДИОБЮРО Telegram
Караборынның дусты · Һади Такташ

Соңгы саубуллашу

Глава 14 из 18≈ 1 мин чтения

— Хуш, Караборын, без синең белән тагын тиз күрешмәбез инде. Ибрайны яхшы тыңла, ул синең Әйдүгең булыр. Аны мине яраткан кебек ярат, — диде дә Әйдүк Караборынны Ибрай кулына бәйләп бирде. Үзенең күзләреннән ике бөртек күз яше агып төште. Караборын да, Әйдүк белән бик озакка аерыласын сизгән кебек, җиргә ятып ауный башлады. Аяклары белән Әйдүкне кочаклаган кебек итәргә тырышты. Әйдүк аны соңгы мәртәбә кочаклап башыннан сыйпады да, Озын Хөсәен аны ике тәгәрмәчле арбага утыртты. Атлар кузгала башлады. Караборын Әйдүкнең арбага утырып китәсен күргәч, аңарга табан тартыла башлады. Ибрай, Караборынны никадәр җибәрмәскә теләсә дә, булдыра алмады. Караборын аны өстерәп китте. Ләкин шунда карап торучы Ибрайның абзыйсы, җепне үз кулына алып, Караборынны җибәрмәде. Атлар ераклашкан саен, Караборын үзенең шыңшуын көчәйтте. Иң соңыннан бәргәләнә-бәргәләнә улый башлады...

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.