АУДИОБЮРО Telegram
Караборынның дусты · Һади Такташ

Караборын аны хәтерләмәде

Глава 15 из 18≈ 1 мин чтения

Совет кырларында туп ядрәләре соңгы мәртәбә яңгырадылар да, еллар артыннан еллар үтте. Кышлар артыннан кышлар килде. Табигатьнең оста бакчачысы кояш үзенең киң кырларыңда гөлләр үстерде.

Зәңгәр аксыл болытлар һәр җәйне киң кырларга яңгырлар ташыдылар. Тагын көз килде. Тагын яфраклар саргайды. Тагын салкын карлар кырлардан кырларга очтылар... Тагын карлар эреде дә, чәчәкләр уянды. Чәчәкләр һәр иртән кояшка табан әйләнделәр. Алар көн буе күзләрен кояштан алмый карап тордылар. Кояш иңгәндә аның белән саубуллашып караңгыга күмелеп калдылар... Авылларда Гражданнар сугышы хакында озак еллар әкиятләр сөйләделәр.

Кояш иңеп килә иде. Төнәк авылының кояш батышы ягыннан берсе бик озын, берсе бик кечкенә ике кеше килеп йорт алдына тукталдылар.

Йортның эргәсе янына ятып торган Караборын, бу көтелмәгән шәһәр киемендәге кунакларны куркытырга теләп, урыныннан сикереп торды, да арка йоннарын торгызып, аларга ташланды. Ләкин, көтелмәгәндә, шәһәр кунакларының кечкенәсе аңарга:

— Караборын! — дип эндәште.

Караборын өрүеннән туктады. Аңар бу тавыш ничектер таныш иде. Әллә кайчан аңа кемдер шулай эндәшәдер иде. Кайчандыр шушындый бер кешене ул бик яратадыр иде. Ләкин ул инде үзенең Әйдүген оныткан иде.

Әйдүк, аңарга якынлашып, аның башыннан сыйпады. Әйдүкнең исе дә аңарга бик таныш иде. Ул нигәдер бу кешегә өрүе өчен оялды. Ул, җиргә ятып, корсагы өстендә Әйдүккә табан шуышып килә башлады. Ул да булмады, торып читкә чабып китте, кинәт борылды да Әйдүкне аяклары белән кочаклап алды. Ләкин ул аның бергә куйлар көтеп йөргән дусты, иң сөекле дусты Әйдүк икәнен исенә төшерә алмады... Ул Әйдүкне оныткан иде. Бу, Әйдүк, аның өчен ниндидер онытылган, ләкин кайчандыр бик якын булган бер кешесе кебек кенә тоелды.

Авыл шаулады. Авыл председателе, Озын Хөсәен белән Әйдүк килүне ишеткәч, җыен җыйдырды. Җыенда авыл халкы үзләрен аклар кулыннан коткаручы Озын Хөсәенне күреп шатланды. Бәйрәм иттеләр.

Әйдүк үзенең иптәшләренә фронтларда йөрүен, хәзерге вакытта пионер булуын, тиздән комсомолга күчәчәген һәм коммуна мәктәбендә укуын берәм-берәм сөйләп бирде.

Тиңдәшләре аның батырлыгына гаҗәпләнделәр. Аларны бигрәк тә кызыл галстугы белән киемнәре кызыктырды.

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.