АУДИОБЮРО Telegram
Караборынның дусты · Һади Такташ

Караборын танымады

Глава 2 из 18≈ 1 мин чтения

Әйдүк, көтүне бер җиргәрәк җыеп, бәрәңге пешерергә уйлады. Караборын аның ут ягарга маташуын башын борып-борып карап маташты да кинәт колакларын торгызып өреп җибәрде. Әйдүкнен колак йоннары үрә торды: «Инде аклар килеп җитте», — дип уйлады. Тик Караборын танымады, ялгышты. Килүчеләр Озын Хөсәен, Әйдүкнең атасы һәм берничә авыл егетләре иделәр. Алар ут янына килеп утырулары белән сүзгә башладылар.

Тәбәй Җамали улы Ибрай:

Байлар сыйлап-сырлап үзләренең хайваннарын алып калырлар. Бөтен бәла безнең өскә төшәчәк. Болар большевиклар яклы дип ут өрүчеләр дә күп булыр. Шулай шул, — диде Әйдүкнең атасы, Ибрайның сүзенә кушылды.

Озын Хөсәен башын салып уйлап торды-торды да:

— Безгә хайванкайларны үз яныбызга алып бару хәерлерәк булыр, анда аларның сөтләреннән дә файдаланып булыр, — диде.

Озын Хөсәеннең сүзенә барысы да кушылдылар. Әйдүкнең атасы «яшьләр»нең сыерларын күрсәтеп чыкты. Ә бераздан егермеләп сыерны көтүдән аерырга маташа башладылар.

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.