АУДИОБЮРО Telegram
Караборынның дусты · Һади Такташ

Ахмаклар

Глава 1 из 18≈ 1 мин чтения

Сыер дигәнең бик ахмак нәрсә бит ул, яхшылыкны белми, аңарга ашарга гына булсын; корсак өчен кырык мәртәбә үләргә әзер. Яшь көтүче Әйдүк аларга:

— Ахмаклар, сыбызгы борыннар, мошнайлар, үзегез өчен бит, авылга аклар килсә, кызыл камыт киясегезне белмисезмени, — дип сөйләнеп маташса да, сыерлар, авылга аклар киләсен, килгәч, аларга уңайсыз буласын аңларга теләмәделәр. Урмандагы кигәвеннәргә түзми, авылга таба чаптылар. Әйдүк белән Караборынны — эт малаен арытып бетерделәр.

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.