АУДИОБЮРО Telegram
Караборынның дусты · Һади Такташ

Гайнү әбинең кәҗәсе

Глава 3 из 18≈ 1 мин чтения

Аклар отряды авылга, «мактаулы» гаскәргә ашатыр өчен крөстияннәрнең соңгы сыерларын алырга килделәр. Гайнү әби, авылның бер очыннан башлап йорт саен туктый-туктый:

— Алланың каһәре төште, эһем-м-м, соңгы кәҗәмне алырга килделәр, инде нишләрбез, майкушларым, эһем-м... — дип, яшьләрен җиң очына сөртә-сөртә сөйләнеп китте.

Кәҗәсе, аның юклыгыннан файдаланып, күптән кызыгып йөргән яшь кәбестәләргә кунакка китте.

Аклар җыен җыеп маташмадылар. Староста белән эшне бетерделәр. Көтүне эзләп, тирә-якка чапкыннар чапты.

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.