Кыш җыры
Һади Такташның «Кыш җыры» — кыш, җил һәм яз көтү турында хикәя. «Зимняя песня» — лирическая проза Такташа на татарском языке.
Һ. Такташ ум. 1931; опубл. при жизни Озвучка: открытый голос TatarTTS (ISSAI, Назарбаев университет, и Институт прикладной семиотики АН РТ), лицензия CC BY 4.0.
Текст подсвечивается по ходу чтения. Нажмите на абзац во время прослушивания — чтение продолжится с него.
Озвучка ещё готовится.
Текст
Под каждой строкой — русский перевод.
Җил көзен очраган берәүнең борынына тузан тыгып йөридер иде, хәзер инде һөнәрен үзгәрткән; урамда йөрүчеләрнең борын очларына кар йоннары ябыштырып йөри.Ветер осенью ходил и забивал пылью нос каждому встречному, а теперь сменил ремесло: ходит и лепит на кончики носов прохожих снежные пушинки.
Кыш салкын булыр, диләр дә, мыеклар аягүрә торалар.Говорят, зима будет холодной, и усы встают дыбом.
Кыш музыкасына биергә туры килер, ахры.Видно, придётся плясать под музыку зимы.
Ләкин барыбер чәчәкләрен ияртеп яз килер, барыбер без тагын ялангач, комга ятып, үрдәк малайлары кебек кояшка күзебезне кысарбыз.Но всё равно весна придёт, ведя за собой цветы, всё равно мы снова, голые, лёжа на песке, будем щурить глаза на солнце, как утята.
Штаннарын муеннарына тагып, яз буе, штансыз, ата казлар белән сугышып йөргән авыл малайлары, телләре белән тәрәзә пыялаларын эретеп, бер күзләре белән генә урамга карыйлар.Деревенские мальчишки, которые всю весну, повесив штаны на шею, без штанов дрались с гусаками, растапливают языками оконные стёкла и одним глазком выглядывают на улицу.
«Курыкмагыз, кечкенә сукбайлар!»«Не бойтесь, маленькие бродяги!»
Барыбер, барыбер яз килер һәм сез тагын да алма, кыяр бакчаларына дүрт аякланып кунакка йөрерсез!Всё равно, всё равно весна придёт, и вы снова на четвереньках пойдёте в гости в яблоневые и огуречные сады!
— Күңелсез булмасын!— Пусть не будет скучно!
— Кышны биеп уздырыгыз! — ди дә, җил, «телеграф баганаларына» утырып, телеграф чыбыкларында кыш җырын җырлый, йорт трубаларын сызгырта.— Пропляшите зиму! — говорит ветер, усаживается на «телеграфные столбы», поёт на телеграфных проводах песню зимы, свистит в печные трубы.
Малайларга күңелсез булмасын өчен:Чтобы мальчишкам не было скучно:
— Мәктәптән кайткач шуарсыз инде! — ди дә, таулар өеп куя.— Вернётесь из школы — будете кататься! — говорит он и наваливает горы.
Тәрәзәгә төрле яфраклар, чәчәкләр рәсемен төшереп:Нарисовав на окне узоры разных листьев и цветов:
— Менә болар инде сез ярата торган яз көнендә була торган нәрсәләр! — ди дә үрти.— Вот это и есть то, что бывает в любимые вами весенние дни! — говорит он и дразнит.
Мәхәббәтне урамнардан, бакчалардан җылы театрларга өстерәп кертте.Любовь он с улиц и из садов затащил в тёплые театры.
Мәхәббәтнең бәясе күтәрелде.Цена любви поднялась.
Бер сум, ике сумнар тирәсендә йөри.Ходит около рубля, двух рублей.
Гашыйк булырга теләдеңме:Захотел влюбиться:
— Театрга билет өчен бер сумыңны рәхим ит!— Пожалуйте свой рубль на билет в театр!
— Юк икән — яз башында булачак мәхәббәт урожаен көт.— А нет — жди урожая любви, который будет в начале весны.
Тормыш урамнардан, бакчалардан бүлмәләргә күчте.Жизнь переселилась с улиц, из садов в комнаты.
Тик теләнчеләр генә урамда калды.Только нищие остались на улице.
Урамда теләнчеләр йөриләр.По улице ходят нищие.
Нәни генә балалар, кулларын сузып:Совсем маленькие дети, протягивая руки:
— Абый, бер тиен генә бир! — диләр. Кайсыгыздыр миңа кайчандыр:— Дяденька, дай хоть одну копейку! — говорят. Кто-то из вас мне когда-то рассказывал:
— Ачлык елларында минем кечкенә энем, әтиләр үлгәч, шәһәргә киткән дә югалган... Хәзер белмим кайда,— дип сөйләгән иде.— В голодные годы мой младший брат, когда умерли родители, ушёл в город и пропал... Теперь не знаю, где он.
Ә, бәлки, шуларның берсе сезнең энегездер һәм урамнардан узганда сезнең күзегезгә карый торгандыр.А может быть, один из них — ваш брат, и, когда вы проходите по улицам, он смотрит вам в глаза.
Язын сандугачлар утырган агач ботакларында карлар таган ясап сәленәләр.На ветках деревьев, где весной сидели соловьи, снега, сделав качели, свисают.
Ата казлар, бер аякларына гына басып, озын муеннары белән ары-бире карангалыйлар да карга утыралар.Гусаки, стоя на одной ноге, поглядывают туда-сюда длинными шеями и садятся на снег.
Кыш урамга чыккан кешеләрнең борыннарын кызартып кызык итә.Зима потешается, краснит носы людям, вышедшим на улицу.
Язын урам буйлап нәни байракларын җиргә өстерәп йөргән октябрятлар кыш әкиятен укыйлар.Октябрята, что весной ходили по улице, волоча по земле свои маленькие флажки, читают сказку зимы.
Мин теләнче кыз турында сезгә сөйлим.Я расскажу вам о нищей девушке.
Егерме беренче елда кыш булган.Была зима двадцать первого года.
Урамда йөргән йөз меңнәрчә теләнчеләрнең икесе килеп коммунист Хәлилнең ишеген какканнар һәм ишектән бер урыс карчыгы белән бер яшь кенә урыс кызы килеп кергән.Двое из сотен тысяч нищих, ходивших по улицам, пришли и постучали в дверь коммуниста Халиля, и в дверь вошли русская старуха с совсем молоденькой русской девушкой.
Хәлил ул вакытта мәсьүл бер урында эшләп паек алган.Халиль в то время работал на ответственной должности и получал паёк.
Хәлил миңа хатыны алдында көлеп-көлеп сөйли:Халиль, смеясь и смеясь, рассказывает мне при жене:
— Алар керүләре белән ишек төбенә тукталдылар. Кыз башын түбән иде. Мин, аларның сорауларын көтми, бүген генә алып кайткан паек икмәгеннән бер кисәген суздым. Кызның анасы, икмәкне алып, өзлексез рәхмәтләр укыды һәм борылып чыгарга җыенды. Ләкин кыз миңа күз яшьле тавыш белән:— Войдя, они остановились у порога. Девушка опустила голову. Я, не дожидаясь их просьбы, протянул кусок пайкового хлеба, который только сегодня принёс. Мать девушки, взяв хлеб, без конца благодарила и, повернувшись, собралась выходить. Но девушка со слезами в голосе сказала мне:
— Миңа теләнеп йөрергә уңайсыз, сезгә бәлки аш пешерергә, өегезне карарга кеше кирәктр. Мин аяк туфрагыгыз булыр идем,— диде һәм минем күземә карады.— Мне неловко ходить и просить милостыню, вам, может быть, нужен человек готовить еду, присматривать за домом. Я была бы прахом под вашими ногами, — сказала она и посмотрела мне в глаза.
Мин ни эшләргә белми аптырап калдым. Ә бераздан паекны рәтләбрәк тотканда, билгеле, ике кешегә җитәрлек, дип уйладым да риза булдым. Кыз ни эшләргә белми шатланды. Шулай итеп, миндә калды. Ә паек ике кешегә генә җитәрлек булганга анасы:Я растерялся, не зная, что делать. А потом подумал, что, если паёк тратить поаккуратнее, его, конечно, хватит на двоих, и согласился. Девушка обрадовалась так, что не знала, что делать. Так она и осталась у меня. А поскольку пайка хватало только на двоих, её мать:
— Балам, син генә булса да бәхетле бул! — дип чыгып китте...— Дитя моё, будь счастлива хоть ты одна! — сказала и ушла...
Шулай итеп, теләнче кызы аңарга көн дә аш әзерләп, бүлмәсен җыеп, ачлык елында ике кешелек күңелле генә бер тормыш төзегән.Так нищая девушка, каждый день готовя ему еду, прибирая его комнату, в голодный год построила вполне весёлую жизнь на двоих.
— Соңыннан?— А потом?
Кыз Хәлил булмаганда гына аның китапларын караштыр-галый башлаган, көннәрнең берендә Хәлил сөйли:Девушка, только когда Халиля не было дома, начала перелистывать его книги, и в один из дней, рассказывает Халиль:
— Миңа һәрвакыттагы кебек эштән кич сәгать тугызда кайтырга туры килде. Кайтсам, шул, ни күзем белән күрим, кызыең урынны бик рәтләп кенә түшәгән дә, чәчләрен таратып, минем урынга менгән дә яткан һәм рәхәтләнеп йоклап ята.— Мне, как всегда, пришлось вернуться с работы в девять часов вечера. Прихожу, и что же я вижу: девица твоя очень аккуратно постелила постель, распустила волосы, забралась на мою постель, легла и сладко спит.
1 Масьул — җаваплы.1 Масьул — ответственный.
Ул ары-бире башын кашып әйләнгәләгән дә, башка ятар урын тапмагач, менеп аның янына яткан. Икенче көнне иртән алар ирле-хатынлы булып торганнар.Он, почёсывая голову, покрутился туда-сюда и, не найдя другого места, где лечь, забрался и лёг рядом с ней. На другой день утром они уже стали мужем и женой.
Еллар йөзләрен алмаштыралар, фрак кигән еллар блуза кияләр.Годы меняют лица: годы, носившие фрак, надевают блузу.
Хәлил һәрвакыттагы кебек собраниеләргә йөри, кыз Хәлил бүлмәсендәге китапларны карый.Халиль, как всегда, ходит на собрания, девушка читает книги в комнате Халиля.
Хәлил ячейкаларда доклад ясый, кыз курсларга йөрергә вакыт таба.Халиль делает доклады в ячейках, девушка находит время ходить на курсы.
Комсомолка була.Становится комсомолкой.
Шулай итеп, Октябрьнең тугызынчы кышында Ленинның:Так в девятую зиму Октября растёт живой лозунг Ленина:
— Ьәрбер асрау хөкүмәт белән идарә итә белергә тиешле,— дигән җанлы лозунгысы үсә.— Каждая домработница должна уметь управлять государством.
Инде Октябрьнең унынчы кышында ул җанлы лозунг урамга чыгар.А в десятую зиму Октября этот живой лозунг выйдет на улицу.
Ә хәзер, Хәлил миңа бүген телефонда сөйли:А сейчас Халиль говорит мне сегодня по телефону:
— Кил, Надя бер «разбойник» дөньяга китерде, дөнья җимереп кычкыра,— ди.— Приходи, Надя родила «разбойника», кричит так, что мир рушится, — говорит он.
Димәк, аларның паек белән башланган тормышлары бу ел чәчәк аткан.Значит, их жизнь, начавшаяся с пайка, в этом году расцвела.
Ә урамда теләнчеләр йөриләр:А по улице ходят нищие:
— Бу ел кыш салкын булыр, — диләр.— В этом году зима будет холодной, — говорят они.
Ә җилнең эче поша, кырдан кырга оча, ул, үзен-үзе юатырга теләп, киң кырда диңгезләр рәсмен бизәргә тырыша;А ветру тоскливо, он летает с поля на поле, он, желая утешить себя, старается нарисовать в широком поле картину морей;
дулкыннар ясый, тагын боза, дулкыннарны башка бер урынга күчереп карый, ошатмый да пыр туза...делает волны, снова ломает, пробует перенести волны на другое место, ему не нравится, и он беснуется...
Җилнең эче поша, килеп юлга поса.Ветру тоскливо, он приходит и прячется у дороги.
Юлчыларның печән бәйләмнәрен белдермичә урлап китә ул.Он незаметно крадёт у путников вязанки сена.
Бәйләм куып килгән юлчыларныПутников, бегущих за вязанкой,
Карлы кырда кызык итә ул;Он потешает в снежном поле;
бәйләмне туктаткан була,делает вид, что остановил вязанку,
җитим дигәндә генә тагын алып китә, юлчылар сүгенәләр...и, когда вот-вот догонишь, снова уносит её, путники ругаются...
Җилнең эче поша, кырларны диңгезгә охшатырга тырыша, дулкыннар ясый.Ветру тоскливо, он старается сделать поля похожими на море, делает волны.
Дулкынланган нәфис карлы кырдаВ волнистом нежном снежном поле
әрем сабаклары моңая:стебли полыни грустят:
— Күкләр зәңгәрләнер, Йолдызлар болай усал карамаслар, карлар эрер, кояш якынлар да, яз килер. Барыбер яз килер...— Небеса посинеют, звёзды не будут смотреть так зло, снега растают, солнце приблизится, и придёт весна. Всё равно весна придёт...
Песи малайлары көн буе койрыкларын сөнгеләп идән буйлап шаярып йөриләр-йөриләр дә, йоклар өчен җылыга, аналары янына, мич башына үрмәләргә тырышалар.Котята целый день, подняв хвосты копьями, играют и носятся по полу, а потом, чтобы поспать в тепле, стараются вскарабкаться к матери на печку.
Сикерәләр дә егылып төшәләр, тагын сикерәләр, тагын егылып төшәләр.Прыгают и падают, снова прыгают, снова падают.
Актыгыннан, идән буйлап, озын мыеклы авызларын ачып елап йөриләр-йөриләр дә, икенче урын эзлиләр —Наконец, раскрыв длинноусые рты, с плачем ходят и ходят по полу и ищут другое место —
җылы бүрек эченә укмашып яталар.забираются, сбившись в кучу, внутрь тёплой шапки.
Кич ат карарга чыкканда крәстиян агайлар бүрекләрен кияргә дип күтәрәләр дә, песи малайлары:Вечером, выходя посмотреть лошадей, мужики-крестьяне поднимают шапки, чтобы надеть, и котята:
Лап-лоп итеп идәнгә егылып төшәләр һәм сәке астына себертәләр.Шлёп-шлёп падают на пол и шмыгают под нары.
— Ах, мур кыргырлары! — дигән тавышлар гына төнге диварларга барып бәреләләр.— Ах, чтоб вас мор побрал! — только эти возгласы ударяются о ночные стены.
Ә диварның тышкы ягында кыш тәрәзәдән карый. Нәни авыл малайлары өсләренә ябынган туннары астыннан борыннарын өскә чыгаралар да тагын яшерәләр, әкият тыңлыйлар:А с наружной стороны стены в окно смотрит зима. Маленькие деревенские мальчишки высовывают носы из-под укрывающих их шуб, снова прячут и слушают сказку:
...булган, ди, бер патша, бик усал булган, ди, үзе алтын сарайларда көне-төне гыйше-гашрәт кылган, ди....был, говорят, один царь, очень злой был, говорят, сам в золотых дворцах день и ночь предавался роскоши и наслаждениям, говорят.
— Ә нәрсә ул, абый, гыйше-гашрәт?— А что это, дяденька, роскошь и наслаждения?
— Я, тик тор, тыңла, сөйлә, абый!— Ну, сиди тихо, слушай. Рассказывай, дяденька!
— Ә халкы ачлыктан, ялангачлыктан кырылган, ди, җитмәсә патша үзенең һәм яраннарының байлыкларын арттырыр өчен, башка патшалар белән сугышкан, ди, ә халкы ачлыктан, ялангачлыктан кырылган, ди. Көннәрнең берендә халык арасында шау-шу купкан, ди. Ярлы халык арасыннан Ленин атлы берәү чыгып, үзенең иптәшләре белән патшаны төшереп, бөтен халыкка тигез, бәхетле тормыш төзергә кирәк дип, халыкны патшага каршы сугышка чакыра башлаган...— А народ его гиб от голода и наготы, говорят, да ещё царь, чтобы приумножить богатства свои и своих приближённых, воевал с другими царями, говорят, а народ его гиб от голода и наготы, говорят. В один из дней среди народа поднялся шум, говорят. Из бедного народа вышел один по имени Ленин и со своими товарищами начал звать народ на войну против царя, говоря, что надо свергнуть царя и построить для всего народа равную, счастливую жизнь...
— Әй абый, бу әкият түгел, чын эш ич!— Эй, дяденька, это же не сказка, это настоящее дело!
— Әйе, бу әкият түгел — чын эш. Ә аны моннан сигез ел элек буржуйлар:— Да, это не сказка — настоящее дело. А восемь лет назад буржуи говорили о нём:
— Бу эш булачак түгел, бу әкият дип йөриләр иде.— Этого дела не будет, это сказка.
— Йә, сөйлә, абый!— Ну, рассказывай, дяденька!
— Ләкин бүлдермәгез, яме? Шуннан соң...— Только не перебивайте, ладно? После этого...
Кышкы төннәр әкият сөйлиләр.Зимние ночи рассказывают сказки.
Ә кайчакта чәчәкләрнең оста бакчачысы — кояш үзенең кырларына карый.А иногда искусный садовник цветов — солнце смотрит на свои поля.
Ә кырларда, нәфис нурдан дулкыннарга карап, әрем сабаклары моңая:А в полях, глядя на волны из нежного света, стебли полыни грустят:
— Чәчәкләр күкрәрләр, җилләр болай усал булмаслар, карлар эрер...— Цветы расцветут, ветры не будут такими злыми, снега растают...
Кояш җиргә якынлар да, барыбер яз килер. Ә хәзергә — күңелсез булмасын.Солнце приблизится к земле, и всё равно придёт весна. А пока — пусть не будет скучно.
— Кышны биеп уздырыгыз! — ди дә җил, телеграф баганаларына менеп, телеграф чыбыкларында кыш җырын җырлый.— Пропляшите зиму! — говорит ветер, взбирается на телеграфные столбы и поёт на телеграфных проводах песню зимы.
Биергә туры килер, ахры.Видно, придётся плясать.
Ләкин барыбер яз килер, барыбер без тагын да эштән бушаган көннәрне, ялангач килеш комга ятып, үрдәк малайлары кебек кояшка күзебезне кысарбыз.Но всё равно весна придёт, всё равно мы снова в свободные от работы дни, лёжа голышом на песке, будем щурить глаза на солнце, как утята.
Ещё татарча
Нужен текст записи на татарском или перевод?
Расшифруем запись и переведём на русский. Редактор прослушивает её целиком; стоимость и срок назовём до начала работы.