Дүртенче бүлек
Текст подсвечивается по ходу чтения. Нажмите на абзац во время прослушивания — чтение продолжится с него.
Озвучка этой главы ещё готовится — главы озвучиваются по очереди.
Бу Кырлайдагы беренче кышым үтте. Яз җитеп, карлар эри башлады. Озакламый кырлар, игенлекләр тәмам кардан ялангач калып карала башладылар.
Менә бераздан сабан туе җитте. Мине сабан туе көнне иртүк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.
Мин, шул капчыкны тотып, авыл буенча киттем.
Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар, вә һәр өйдә, һәркемдә көләч йөз, тәмле сүз иде.
Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, конфет, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде.
Шунлыктан минем капчыгым буяган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле. Әти белән әни дә минем капчыкның болай тиз тулуына гаҗәпләнделәр дә, шатландылар да.
Ул көнне чәй эчтемме, юкмы — анысын белмим; капчыкны әнигә бирдем дә үзем, кулыма берничә күкәй тотып, урамга чыгып чаптым.
Мин урамга чыкканда, кояш күтәрелгән, бөтен авыл нурланган, авыл җегетләре, авыл кызлары ак оекларын мөмкин кадәр шомартып киеп, чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп, урамга чыкканнар иде.
Бер яктан сабан туе башлыгы да, кулына бер таяк башына чүпрәк таккан әләм тотып, өй саен яулык, ситса кеби нәрсә җыеп йөри иде. Без, яланаяклы малайлар исә, аның артыннан бер дә калмыйча җөгерә идек.
Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы: хатыны-кызы, баласы-чагасы болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды. Болынлыкта җөк-җөк белән торган чикләвек, көнбагыш вә кызыл билле ак перәннекләр хисапсыз иде.
Болар арасында егетләр тарафыннан кызларга бирелергә иң муафигы, әлбәттә, кызыл билле ак перәннек инде. Чөнки ул перәннек хакында бер авыл җыруы да бар. Болай:
Болынлыкка бөркет килгән,
Куркытадыр казларны;
Кызыл билле ак прәннек
Кызыктыра кызларны.
Атлар да чабышты, малайлар да җөгереште, яулыклар да алынды; шулай итеп сабан туе да бетте.
Исемдә юк инде: бу сабан туе ничә көн булгандыр, мин бер көнне генә яздым. Бәлки ул 3–4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.
Шуны да әйтергә кирәк: мин бу җәйне үткән җәй кеби җөгереп, уйнап үткәрә алмадым. Чөнки шушы язга чыгар алдыннан гына Сәгъди абзыйның бер ир баласы дөньяга килгәнгә, мин, әни эштә чагында, һәрвакыт шул баланы җуатып, тирбәтеп утыра идем.
Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән җәй, бөтен авыл халкы эштә булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны бу ел Садрины (ул бала Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар. Шунлыктан бу җәем уйныйсы килгән балалар өчен зур газап булган нәрсә — эш белән үтте.
Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды, шөйлә ки, мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым.
Җитмәсә тагы теге аксак кыз да: «Үз энем! Җан энем!» — дип, Садрины җүри мине кәефсезләндерер өчен сөйгән була иде.