АУДИОБЮРО Telegram
Исемдә калганнар · Габдулла Тукай

Мөкаддимә

Глава 1 из 6≈ 1 мин чтения

Бу "Исемдә калганнар"ны язуыма башлача сәбәп берничә наширләрнең минән тәрҗемәи халемне язып бирергә үтенүләре булды.

Мин аларга туганымнан алып хәзергә яшемә кадәрле тәрҗемәи халемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.

Минем гомерем (укучылар күрәләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде.

Шунлыктан Уральскигә килеп җиткәнемә кадәр кичердекем хәлләр илә аннан соң хәзер шушы сәтырларны язып утырган вакытым кадәрге башыма килгәннәрне икесен ике рисалә итеп чыгарырга мәгъкуль күрелде.

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.