АУДИОБЮРО Telegram
Тукай. Мәсәлләр · Габдулла Тукай

Төлке һәм йөзем җимеше

Глава 5 из 10≈ 1 мин чтения

(Крыловтан)

Ниһаять карыны ачкач, Төлке дуст бер бакчага керде;
Ул анда өлгереп җиткән йөзем җимешләрен күрде.

Йөземнәр көнгә каршы ялтырыйлар ләгыль, якуттай;
Боларга хәйләкәр ач Төлкенең күзләр яна уттай.

Йөземнәрне ашарга үрелә, сикергәләп карый;
Күрә күз, җитмидер буй, – ул тәмам хәлдән төшеп арый.

Озак михнәтләнеп, калгач йөземнәрне алалмыйча,
Алалмау хурлыгын үз өстенә йөкләп калалмыйча:

«Йөземнәр чи, әле өлгермәгәннәр, пешмәгәннәр, – ди. –
Бозарсың ашказаныңны, килешми эчкә анлар!» – ди.

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.