АУДИОБЮРО Telegram
Тукай. Мәсәлләр · Габдулла Тукай

Мөрит

Глава 10 из 10≈ 1 мин чтения

Рамазан шәрифтә бер Мөритнең бик ифтар итәсе килде. Мөрит бу тугърыда күп уйламыйча, бер караңгы бүлмәгә кереп, шәм яндырды да, шәмгә тотып җомырка пешерергә тотынды. Җомырка пешкәч, кабыгын әрчеп ашарга гына башлаган иде, кисәктән күзе алдында үзенең шәйхе пәйда булып: "Бу ни гөнаһ!" — дип кычкырды.

Мөритнең курыкканлыктан теле тотылып: "Хәзрәт, зинһар, кичерә күр, Шәйтан котыртыт... кот... котырткан иде", — дигәндә, мич астыннан бер Шәйтан баласы сикереп чыты да, Мөриткә карап: "И оятсыз! Син нәфесең теләгән эшне эшлисең дә һаман без Шәйтаннарны гаеплисең; мин әле шәмгә тотып җомырка пешерүе үзем дә синнән генә өйрәндем". — диде.

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.