АУДИОБЮРО Telegram
Тукай. Мәсәлләр · Габдулла Тукай

Сөткә төшкән тычкан

Глава 1 из 10≈ 1 мин чтения

Ничектер, белмимен, беркөн идән асты кошы – тычкан
Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән.

Йөзеп карый табакта арлы-бирле – һич чыгып булмый!
Сыек сөт бит – бата, һич тә табактан ычкынып булмый.

Йөри тычкан, йөзәдер, тик торып булмый, йөрәк түзми,
Йөзәдер аркылы, буйга – котылмактан өмид өзми.

Тырышмак бушка китми бит, бераздан соң була уңгай:
Бу тычкан шулкадәр йөзгән, куерган сөт тә –
булган май.
Хәзер бит батмый – тычкан кийрелеп майга аяк баскан;
Сикергән дә табактан ул, чыгып, үз урнына качкан.

И карендәш! син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!
Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат!

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.