АУДИОБЮРО Telegram
Тукай. Кечкенәләргә шигырьләр · Габдулла Тукай

Бишек җыруы

Глава 9 из 23≈ 1 мин чтения

Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзен,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сина теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!

? Гыйззәтем — кыйммәтлем.

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.