АУДИОБЮРО Telegram
Тукай. Балалар өчен шигырьләр · Габдулла Тукай

Бәйрәм бүген

Глава 4 из 23≈ 1 мин чтения

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген,
бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! дидем: бәйрәм бүген!

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:
Күңле нечкәргән! дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын;
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.