Таз
Текст подсвечивается по ходу чтения. Нажмите на абзац во время прослушивания — чтение продолжится с него.
Озвучка этой главы ещё готовится — главы озвучиваются по очереди.
(Бер авыл малае авызыннан)
Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай, –
Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай.
Бик тирән – башындагы каткан бүрек,
Бер дә салмый, булмый һич башын күреп.
Кайсы чакта бүркен алып ташлыйлар:
«Әй, кояш чыкты! Кояш чыкты!» – диләр.
Ул заман без барчамыз бик кечкенә,
Зурымызга яшь булыр унөч кенә.
Башчыбыз Таз, берзаман без уйнадык;
Һичберәү күрмәс әле дип уйладык.
Аһ, бәла! Безне казый күргән, имеш,
Уйнаганны ул карап торган, имеш.
Кәйфемезне бик тиз үк кыскартты ул, –
Безне шул чактук хөкемгә тартты ул.
Куркытып казыйга тезләндек хәзер,
Төрле юл котлырга эзләндек хәзер.
«Казый абзый! Безне син кызган», – димез;
«Һәр усаллык башы шул Таздан», – димез.
«И кизү! Бар, тиз китер, ул кайсы Таз?
Мин башын кашыймчы ул Тазның бераз».
Килде Таз. Без тик торабыз куркышып, –
Барчамыз бертөрле хәсрәткә төшеп.
Кушты казый: «Ят! Сузыл! И Таз пәри!
Тал чыбыктан сез котылмассыз әли!» –
Дип, казый безне дә куймый шелтәли;
Шул вакытта Тазга талны селтәде.
Бер-ике сукты казый, – бу нинди эш?
Бер дә чаж-чож итмидер суккан тавыш.
Нәрсәдер бар монда – бер алдау эше,
Иштеләдер каты нәрсә тавышы.
Нәрсә бар? Таз аркасында нәрсә бар?
Камзулын Тазның күтәреп баксалар:
Хәйлә иткән монда да ул Таз-явыз, –
Белмәгә мөмкин рәсемгә баксагыз.
Казый абзый куйды шаркылдап көлеп,
Гайрәте сүнде, кызык эшне күреп.
Безне гафитте, сугалмый калды ул,
Тал чыбыкка яткыралмый калды шул!