АУДИОБЮРО Telegram
Тукай. Балалар өчен шигырьләр · Габдулла Тукай

Тәүлек

Глава 15 из 23≈ 1 мин чтения

Иртә дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала, урамнар,
Кырлар, якын урманнар;
Таулар, багълар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.

Торды халык, уянды, –
Шау-шу һәрбер төшләрдә;
Көтү-көтү менмәктә
Күккә җитез кошлар да.

Төтен төсле, җирдән дә
Күтәреләдер томан;
Нинди вакыт бу вакыт,
Беләсеңме, и туган!

Бу вакытта йорт саен
Кайный самавыр һаман;
Чәйнекләрдә пешмәктә
Чәй – фирмасы «Караван»!

Өйдә хуш ис чәчелгән,
Һәркем күңле ачылган.
Нинди фирма чәе бу! –
«Караван»дыр, «Караван!»

Көн уртасы шәһәрдә
Гадәтчә шау-шу, тавыш;
Җанлылык бар һәр җирдә,
Селкенү, йөгрү, кузгалыш.

Ашыкмакта һәркем дә,
Артыннан куган төсле;
Барчасы бергә шунда –
Бай, ярлы, эшсез, эшле.

Кайный тормыш, туктамый –
Әйтерсең каты буран;
Шул арада тагын да –
Мәшһүр фирма «Караван»

Чәе исләргә төшеп,
Халык эшне ташлыйлар;
Тәмле-тәмле сөйләшеп,
Чәй эчәргә башлыйлар.

Кич. Аз-азлап тынлана
Шаулап торган бу кала;
Арып-талып юнәлә
Һәркем рәхәткә таба.

Кояш мәгърибкә китә;
Тәмле хуш исле һава
Күңелләрне хуш итә, –
Була җаннарга дәва.

Каплый җирне, тагын да
Түшәлә башлый томан;
Бу вакыт ял иткәндә
Эчәләр чәй «Караван».

Чәен эчә, ял итә, –
Рәхәт таба арганнар.
Һәрберсе дә үзләрен
Михнәттән коткарганнар.

Төн. Ай күктән караган,
Йолдызлар да парлаган;
Ялт иттергән каланы –
Ай нуры алтынлаган.

Халык сүнгән, йоклаган;
Тәннәрдән чыккан «рәван».
Эчә бунлар төштә дә...
Чәй – фирмасы «Караван».

Алданмаска ляземдер,
Аерып акны карадан;
Шаять, инде мәгълүмдер:
Нинди фирма «Караван»!

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.