АУДИОБЮРО Telegram
Караборынның дусты · Һади Такташ

Караборын шәһәргә бармады

Глава 17 из 18≈ 1 мин чтения

Алар өйдән кузгалу белән, өйне сырып алган авыл балалары, хатын-кызлар, крәстияннәр һәммәсе авылны чыкканга кадәр озата бардылар. Караборын да Әйдүк янына барды. Ләкин авылны чыгып бераз бару белән, Караборын туктады, әйләнеп авылга карады. Әйдүк аны:

— Караборын, бире кил! — дип күпме чакырса да, Караборын урыныннан кузгалмады. Җиргә ятып, аларның артыннан күздән югалганчы карап барды. Әйдүк, артына әйләнеп карый-карый, һаман Караборынны чакырды. Ләкин Караборын аның артыннан шәһәргә барасы килмәде.

Нужна расшифровка своей записи?

Лекции, интервью, совещания, аудиокниги для издательств — переведём в точный текст. Редактор прослушивает всю запись; стоимость и срок назовём до начала работы.